Чара бөтен эш көне дәвамында республика районнарында һәм шәһәрләрендә 8:00 сәгатьтән 15:30 сәгатькә кадәр (Казан шәһәрендә 9:00 сәгатьтән 16: 30 сәгатькә кадәр) консультантларның сменалап торган составы белән төшке ашсыз үткәрү планлаштырыла.
Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе белгечләре, Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы, “Татарстан Республикасының техник инвентаризация бюросы” АҖ, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Конституция суды, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белгечләре халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтәчәк.
Җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәләре һәм халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү үзәкләре адреслары, шулай ук консультантлар графигы турында тулырак мәгълүмат түбәндәге сылтама буенча: http://alrf16.ru/den-besplatnoj-yuridicheskoj-pomoshhi-priurochennogo-k-25-letiyu-konstitucii-rossijskoj-federacii/