Район башлыгы әлкилеләрне Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлады!

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

Кадерле якташлар!

Россия Федерациясе Конституциясе, илебезнең төп законы көне белән ихлас котлауларны кабул итегез!

 

 Конституция-граждан хокуклары һәм ирекләренең, Россия бәйсезлеге һәм бөтенлегенең төп гаранты. Вакыт моның декларация гына түгел, ә хокукый дәүләт һәм гражданлык җәмгыятен ныгыту, социаль иминлек нигезе булуын күрсәтте. Безнең бурыч - Конституциядә билгеләнгән барлык нормаларны белү һәм төгәл үтәү. Бары тик шул очракта гына без ирекле илдә яшәячәкбез, ә һәрберебезнең хезмәте аның тотрыклы үсешенә һәм җәмгыятьтә уңай үзгәрешләргә өлеш кертәчәк.

 

Сезгә чын күңелдән тынычлык һәм иминлек, бәхет һәм сәламәтлек, иминлек һәм муллык телим! Бу бәйрәм сезгә Россия, Татарстан һәм туган район иминлеге өчен куелган максатларга ирешүдә яңа көч бирсен!
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International