Фельдшер-акушерлык пункты төзелешен Мөхәммәтшин Рәшит Касыйм улы җитәкчелегендә «Строитель и К» төзелеш оешмасы башкарды, төзелеш эшләре 2018 елның сентябрендә тәмамланды.
Апак фельдшер-акушерлык пункты Ульяновск өлкәсе чигендә урнашкан. Район үзәк больницасына 90км, Юхмачы участок хастаханәсенә кадәр 15 км ераклык. ФАП 307 кеше, шул исәптән 35 бала яшәгән татар Аппак һәм рус Апаково торак пунктларына хезмәт күрсәтә. Шулай ук Димитровград районының якындагы фельдшер-акушерлык пунктлары булмаган өч авылыннан да медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәләр.