Чарага Базарлы Матактагы Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең һәм Базарлы Матак урта мәктәбенең 9-10 сыйныф укучылары чакырылган иде. Чараның максаты: дәүләт законнарын саклауның мөһимлеге турында күзаллауны формалаштыру; укучыларга гражданлык-хокукый белем бирүне үстерү; актив гражданлык позициясе һәм хокукый аң формалаштыру; гражданлык җаваплылыгын үстерү.
Музей хезмәткәрләре РФ Конституциясен кабул итү тарихы турында лекция укыдылар, Конституция нигезләрен белүгә викторина үткәрделәр. Әлки районы прокуроры ярдәмчесе Шакиров Әнвәр Марат улы барысын да бәйрәм белән котлады, РФ Конституциясе статьяларын аңлатты һәм укучыларны Россия Федерациясе законнары үтәргә чакырды. Балалар энтузиазм белән викторина сорауларына җавап бирделәр һәм Россия Федерациясе Конституциясенең 25 еллыгына багышланган күргәзмә белән таныштылар.