Район территориясендә "Яхшылык кыл" партия проекты тормышка ашырыла

2018 елның 14 декабре, җомга

Яшь Гвардия штабы җитәкчесе Хәмитов Алмаз Идрис улы: “Без көндәлек ыгы – зыгыда  иң мөһиме-өлкәннәргә карата   ихтирам һәм хөрмәт, ихласлылык һәм риясызлык, шәфкатьлелек һәм мәрхәмәт кебек хисләр турында онытмаска кирәк. Алар-безнең тамырыбыз, белемебез, зирәклегебез, тәҗрибәбез, горурлыгыбыз, көчебез, ниһаять, безнең тарихыбыз. Без өлкән буынга – өлкәннәргә һәм өлкән яшьтәгеләргә ярдәм итәргә бурычлы һәм шул максат белән җирле бүлек тарафыннан “Яхшылык кыл” партия проекты булдырылды.”

Проектны гамәлгә ашыру барышында без хәйрия эшчәнлеге, волонтерлык ярдәме кеше томышында  лаеклы урын алып торуына тагын бер кат инандык. Укучыларны һәм яшьләрне социаль ярдәмгә җәлеп итү аларның җәмгыять проблемаларын яхшырак аңлый башлавына, тизрәк үсешенә, социализацияләнүенә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International