Әлки районында РФ Конституциясенең 25 еллыгы уңаеннан бушлай юридик ярдәм көне үткәрелде

2018 елның 15 декабре, шимбә

Әлки  “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе халыкка Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган бушлай юридик ярдәм көне үткәрде.

Россия Конституциясе көне уңаеннан оештырылган әлеге чарада халыкны адвокат Шамил Хәйруллин, нотариус Лилия Казанбаева, БТИ җитәкчесе Василий Искаков, Пенсия фондының район идарәсе җитәкчесе Рәис Галләмов, суд приставы Ольга Самарина кабул иттеләр. Партиянең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Гөлшат Хәлиуллина хәбәр итүенчә, кабул итүгә алты кеше килгән. Алар мирас рәсмиләштерү, пенсия исәпләү, җир участогын законлаштыру мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать иткән. Һәркайсы  белгечләрдән аңлатмалар алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International