2018 елның 10 декабрендә Әлки районының Юхмачы урта мәктәбе укучылары һәм “Яшьармиячеләр” Россия мәктәп укучылары хәрәкәте активистлары Юхмчы картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр өчен "Без кешеләргә изгелек итү өчен яшибез!" дигән күчмә концерт күрсәтте. Тамашачыларга җыр, шигырьләр һәм биюләрдән торган сәгать ярымга программа тәкъдим ителде.
Концерт программасының йомгаклау өлешендә укучылар интернат-йортта яшәүчеләргә йөрәк җылысын кушып әзерләгән открыткалар һәм сувенирлар бүләк иттеләр.