ВИЧ-инфекцияләрне профилактикалау буенча мәктәп укучылары белән лекция уздырылды.

2018 елның 15 декабре, шимбә

2018 елның 10 декабрендә Роспотребнадзор территориаль бүлегенең баш белгече Абзалов А. Ф. Әлки муниципаль районының " Хузангай урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесендә СПИДка каршы Халыкара көрәш көне кысаларында, видео-ролик күрсәтү белән ВИЧ-инфекцияне профилактикалау мәсьәләләре буенча лекция үткәрде.  ВИЧ-инфекцияне тапшыру механизмнарына кагылышлы сорауларга тулы аңлатмалар бирелде, ВИЧ-инфекциянең башка йогышлы авырулардан аермасы күрсәтелде.

Йогышлы авыруларны профилактикалау мәсьәләләре Нурлат территориаль бүлегенең даими контролендә һәм аңлату чаралары дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International