Түбән Биктимир, Югары Әлки авыл клубы һәм Югары Әлморза авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре “Кышкаем, Кыш " дигән рәсем конкурсы үткәрделәр, ә Юхмачы, Кората авыл мәдәният йортларында һәм Татар Мулла авылы клубында Яңа ел кул эшләре конкурсы узды. Иҗади эзләнү һәм уртак тырышлык - кул эшләренең чагылышы. Балаларның фантазиясе чиксез. Уенчыклар төрле материаллардан ясалган иде: тукыма, картон, кәгазь, бусинок, тартмалар, җепләр, дисклар.