Әлки җирле бүлегенең «Яшь Гвардия» активистлары Конституция көне уңаеннан, Базарлы Матак авылы урамнары буенча район халкын котлап, Россия флагы триколоры-тасмалар тараттылар.
Һәр илнең гражданины өчен Конституция-ул беренче чиратта белергә тиешле закон, чөнки законнарны белү һәм дөрес куллану-цивилизацияле тормыш нормасы, аның сыйфатын күтәрү өчен куәтле рычаг.
Яшь гвардиячеләрнең җирле штаб җитәкчесе Алмаз Идрис улы Хәмитов: «Мондый акцияне ел саен үткәрәбез. Әлеге чараның төп максаты-ватанпәрвәрлек һәм Россиянең дәүләт символына хөрмәт тәрбияләү», - дип белдерде.