Халык риваятьләре буенча Алып батыр төбәкнең милли герое булган. Алып-төрки теленнән тәрҗемә иткәндә баһадир, көчле, кыю ир-ат дигәнне аңлата . «Ул көчле һәм матур. Бармаклары кул кебек зур иде, ә куллары – бүрәнә, табаннары көймә кебек, иңбашлары болын кебек киң, ә гәүдәсе имән кебек», - дип характеристика бирәләр аңа әкиятләрдә. Ул шундый олы гәүдәле, чабаталарындагы җирне какканда таулар хасил була”. Алып батыр ия искиткеч көчкә ия: көрәш вакытында ул имәннәрне тамыры белән тартып чыгара һәм аны дошманнары өстенә ташлый. Батырның акыл һәм зирәклеге нәтиҗәсендә аның халкы һәрвакыт тынычлыкта һәм иртәгесе көнгә ышанычта яшәгән. Нәкъ менә шуңа күрә әлеге риваять Әлки төбәге тарихын чагылдыручы сувенир булдыруга нигез итеп куелган иде.
Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Лисенкова С.М. исемендәге “Туган як тарихын өйрәнү” музее югарыда аталган конкурс финалисты булды һәм 2018 елның 14 декабрендә диплом белән бүләкләнде.