Ул ике өлештән торды. Пленар утырышта катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Йосыпов, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйлаҗев сәламләде.
Пленар өлештә Әлки районы энциклопедиясен булдыру һәм бастыру турында күбрәк сөйләнде. Энциклопедияне эшләүнең төрле аспектлары турында тарих фәннәре кандидаты Лариса Айнутдинова, татар диаспорасын өйрәнү үзәге җитәкчесе Булат Хәмидуллин, энциклопедиячеләр үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре докторы Рафаил Шәйдуллин һәм башка тарихчылар сөйләде.
Конференция эше төшке аштан соң ике секциядә оештырылган иде. Аларда, галимнәрдән тыш, тарих укытучылары, туган якны өйрәнүчеләр, укучылар да катнашты. Әлкилеләр күбрәк район торак пунктларының барлыкка килүе һәм аларның атамалары темасына үз тикшерүләреннән чыгып чыгыш ясадылар.