18 декабрь көнне Чуаш Кичүе авыл җирлеге үзешчәннәре "Театр-күңел көзгесе" смотр-конкурсы кысаларында Карамалы авылында концерт күрсәттеләр. Аларның чыгышлары шаян, дәртле биюләр һәм җырларга бай булды. Тамашачылар һәр концерт номерын җылы каршы алдылар.