Слетта Әлки муниципаль районы башлыгы Никошин А. Ф., Татарстан Республикасының Әлки һәм Спас районнары хәрби комиссары В. П. Лаврентьев, Татарстан Республикасы ДОСААФ "Армия, авиация һәм флотка ярдәм итү буенча ирекле җәмгыять" төбәк иҗтимагый-дәүләт берләшмәсенең Әлки җирле оешмасы рәисе Хөснетдинов М. З.катнашты. Слетка районның барлык яшь армиячеләре җыелды.
Слетта катнашучыларга сәламләү сүзләре белән район башлыгы Александр Никошин мөрәҗәгать итте. Ул барлык катнашучыларны котлады һәм ел дәвамында башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде, шулай ук хәрби-патриотик клублар җитәкчеләрен, иң яхшы яшь армиячеләрне бүләкләде.
Аннан соң мәктәп укучыларын яшь армиячеләр сафларына кабул итеп, билетлар тапшыру тантанасы узды.
Быел әлеге чарада 7-8 сыйныф укучылары катнашты. Чарада Базарлы Матак авылының МББУ Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Шагалиева А. Р. җитәкчелегендәге яшьармиячеләр отряды монтаж күрсәтте.
Мәйданчыкларда Яшьармия отрядларының эш юнәлешләре тәкъдим ителде:
1.Мәктәпкәчә белем бирү муниципаль белем оешмасы «Балалар иҗаты йорты»ның Зиньков А. Н җитәкчелегендәге "Патриот» спорт комплексы
2.МБГББУ “Иске Әнҗерә төп гомуми белем бирү мәктәбе”нең Хәйруллин Д. З. җитәкчелегендәге ”Нуруллин Фәнис” исемендәге отряды “Газы” командасының үтәлеше.
3. МБГББУ “Юхмачы урта мәктәбе”нең Романов А.Н. җитәкчелегендәге “Советлар Союзы Герое Чулков А.П.” исемендәге отряды «Автоматны сүтү һәм җыю» командасынының үтәлеше.
4. МБГББУ “Түбән Кәчи төп гомуми белем бирү мәктәбе”нең Павлов В.А. җитәкчелегендәге “Адмирал Радионов” исемендәге отряды “Саф әзерлеге” командасынының үтәлеше.
5.МБГББУ “Базарлы Матак урта мәктәбе”нең күчмә музее җитәкчесе Платонов С. А.
Чара дустанә һәм уңайлы атмосферада узды.