16 декабрь көнне Хузангай авыл клубында китапханә хезмәткәрләре белән берлектә Халыкара инвалидлар көненә багышлап, инвалидларга ихтирамлы, игътибарлы мөнәсәбәт тәрбияләү һәм аларны җәмгыятьнең тулы хокуклы әгъзалары буларак тану максатыннан, "Мине тигез күр" дип исемләнгән әңгәмә һәм күргәзмә-фикер алышу үткәрелде.