15 декабрь көнне Юхмачы урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Җиңү волонтерлары" Бөтенроссия хәрәкәте кысаларында Москвина Г.А. һәм Гыйләҗева Н.К. җитәкчелегендә 9 һәм 10 сыйныф укучылары арасында "Арктика"квесты үткәрелде. Командалар Ломоносов, Сидоров, Брусилов, Шмидт һәм Выка станцияләрендә төрле биремнәр үтәделәр. Барлык станцияләрдә дә биремнәрне үтәп, балалар полярникларга ярдәм иттеләр. Уен нәтиҗәләре буенча 10 нчы сыйныф укучылары командасы җиңү яулады. Уен ахырында командалар дипломнар һәм татлы призлар белән бүләкләнде.