Татарстан Дәүләт Советы каршындагы мәйданчыкта Президент Иске Камка һәм Иске Чаллы авыл җирлекләре башлыклары Фәргать Әкбәровка һәм Муса Исхаковка " Шевроле-Нива» автомобильләре ачкычларын тапшырды. Шулай ук районга мәктәп маршрутлары буенча укучыларны йөртү өчен ике автобус бүлеп бирелгән, алар балаларның иминлеген тәэмин итү өчен кирәкле барлык әйберләр, шул исәптән ГЛОНАСС спутник системасы белән җиһазландырылган.
Делегация белән район башлыгы Александр Никошин җитәкчелек итте. Муниципалитетлар форумында Иске Алпар авыл җирлеге башлыгы Ренас Сәлахов та чыгыш ясады. Ул авылларда демография проблемасының ни дәрәҗәдә кискен торуын, яшьләр өчен эш урыннары булдыру, яхшы юллар төзү, авыл халкын сыйфатлы һәм чиста су белән тәэмин итү зарурлыгын билгеләп үтте. "Юлларны ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү өчен елына нибары 82 мең сум акча каралган. Бу сумманы өчләтергә кирәк. Авыл җирлекләре буенча бүленгәннән соң торак пунктларны су белән тәэмин итү өчен бүлеп бирелә торган акчалар бик кечкенә булып чыга. Нәтиҗәдә әзерләнгән материалларның срогы чыга», - диде ул. Республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп, җирлек башлыгы: «Республикада гаилә һәм кече фермалар төзегәндә зур ярдәм күрсәтелә. Тик төзелеш материалларына бәяләрнең даими артуы сәбәпле, программа бүлеп биргән финанс чараларын алу өчен документлар әзерләү кыенлыгы аркасында күп эшләр башкара алмыйсың. Гамәлдәге терлекчелек биналарын ремонтлау буенча яңа программа бик кирәк».