Аны шундый матур юбилее белән котларга район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, пенсионерларның район җәмгыяте рәисе Ришат Хәлиуллин, Иске Карамалы авыл җирлеге башлыгы Фәнил Җәләлетдинов килгән иде. Матрена Трофимовнага Россия Федерациясе Президенты В. В. Путиннан котлау хаты, район башлыгы А. Ф. Никошиннан котлау хаты һәм истәлекле бүләк тапшырдылар. Әбигә нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.