Үзенең докладында Азат Җаббаров агымдагы ел Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе өчен берьюлы берничә юнәлеш буенча юбилей елы булуын билгеләп үтте: Россия Федерациясендә теркәү системасына 20 ел, Росреестрның 10 еллыгы һәм Геодезия күзәтчелегенә 85 ел.
Эшчәнлекнең күрсәткечләре турында сөйләгәндә ведомство җитәкчесе 2018 елда Дәүләт кадастр исәбе һәм хокукларны дәүләт теркәве турында идарәгә бирелгән гаризаларның гомуми саны 755 меңнән артык булуын билгеләп үтте. Нәтиҗәдә 99 387 күчемсез милек объекты кадастр исәбенә куелган, 23 778 күчемсез милек объектының хокуклары, йөкләмәләре теркәлгән, республика икътисадына йогынты ясый торган башка күрсәткечләр буенча 681 меңнән артык күчемсез милек объектларының хокуклары, чикләүләр теркәлгән, сизелерлек үсеш күрсәткән ипотека ул 123 791 тәшкил иткән. Төзелештә өлешләп катнашу да актив үсеш алды. Агымдагы чорга өлешләп катнашу буенча 18 меңнән артык килешү теркәлгән инде (2017 елда – 15 меңгә якын). Шул ук вакытта 2018 ел торак төзелешендә өлешләп катнашу турындагы законнардагы үзгәрешләр белән билгеләп үтелде һәм Татарстан Росреестры эскро-счетлар механизмын куллану белән шартнамәләр теркәүне үткәргән беренче төбәкләрнең берсе булды.
Агымдагы елда актив эш «урман амнистиясе» юнәлеше буенча да алып барылды, аның төп бурычы урман реестрында һәм күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрында булган күп кенә каршылыкларны бетерү. Бу эшнең нәтиҗәсе булып, агымдагы елда урман кишәрлекләре чикләре кисешүнең 340 очрагын ачыклау тора, 200 хат төзәтелде. Башка очракларда төзәтү бары тик суд аша гына мөмкин.
Дәүләт хезмәтләренең сыйфатын күтәрүдә тагын бер мөһим элемент кадастр инженерларының һөнәри берләшмәсе белән эшләү булды. Агымдагы елда тикшерү үткәрү өчен СРОга ачыкланган тупас бозулар турында 66 мөрәҗәгать җибәрелгән. Уртак эш нәтиҗәләре буенча Идел буе СРО составыннан 50 ваемсыз инженер төшереп калдырылган һәм Кадастр эшчәнлеге белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителгән. Моннан тыш, Идарә Татарстан Республикасы Прокуратурасы белән берлектә намуссыз кадастр инженерларын административ җаваплылыкка тарту буенча актив эш дәвам итте. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 27 кадастр инженеры административ җаваплылыкка тартылган. Штраф санкцияләре 700 мең сумнан артык тәшкил иткән.
Министрлык эшчәнлегенең иң мөһим юнәлешләренең берсе булып дәүләт җир күзәтчелеге тора. Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинның басым кимү һәм күзәтчелек каникуллары кертү чаралары турындагы йөкләмәсен үтәү йөзеннән, идарә кече һәм урта бизнес субъектларына карата уздырылган тикшерүләр санын кыскартты. 2018 елда 63 тикшерү уздырылган, шул ук вакытта 2017 елда мондый тикшерүләр саны 196 булган. Тулаем алганда, агымдагы елда җирләрне куллану һәм саклау буенча Татарстан Республикасы дәүләт инспекторлары тарафыннан 10,5 меңнән артык тикшерү чарасы үткәрелгән, аның нәтиҗәләре буенча 10,2 меңнән артык хокук бозу очрагы ачыкланган.
Дәүләт җир күзәтчелеге кысаларында чагыштырмача яңа юнәлеш булып җир кишәрлекләре биргәндә җирле үзидарә органнары эшчәнлеген тикшерү тора. Идарә тарафыннан 13 тикшерү уздырылган, 4 очракта җир кишәрлекләре бирү турындагы гаризаларны карау срокларын бозу ачыкланган.
Татарстан Республикасында муниципаль җир контроле эше аерым билгеләп үтелде. Агымдагы елда муниципаль контрольдән 1,5 меңнән артык материал кергән, аларның күбесе, узган елдагы кебек үк, Казан инспекторлары тарафыннан әзерләнгән.
Форсаттан файдаланып, Азат Җаббаров җирле үзидарә органнарының игътибарын җир ресурсларын куллануның нәтиҗәлелегенә уңай йогынты ясый торган әлеге эшнең мөһимлегенә юнәлтте.
Татарстан Росреестры эшчәнлегенең тагын бер юнәлеше булып геодезия һәм картография өлкәсендә контроль-күзәтчелек чаралары тора. 2018 елда ДГС 1400 пунктның сакланышы тикшерелде, 340 пунктны югалту яки юк итү факты билгеләнде.
Шулай ук агымдагы елда географик объектлар атамасын автомобиль юллары күрсәткечләрендә дөрес итеп күрсәтүгә дә игътибар бирелде. 1000нән артык юл билгесе тикшерелде, аның нәтиҗәләре буенча юл күрсәткечләрендә торак пунктларның атамасын бозу очраклары ачыкланды.
Азат Җаббаров арбитраж идарәчеләрен җаваплылыкка тарту мәсьәләләренә дә тукталды. Әлеге юнәлеш буенча административ хокук бозулар турында 140 тан артык беркетмә төзелде, алар җәза билгеләү турында Карар кабул итү өчен судка җибәрелде. Идарә материаллары буенча Арбитраж суды арбитраж идарәчеләрнең 12 дисквалификациясен билгеләде, бу Россиядә арбитраж идарәчеләрнең барлык дисквалификацияләренең 10% ын тәшкил итә. Суд шулай ук арбитраж идарәчесе кисәтүләрен чыгару турында 37 карар һәм гомуми суммасы 500 мең сумнан артык штраф билгеләү турында 26 карар кабул итте.
Коллегия утырышында катнашкан Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин коллегия утырышында күтәрелгән проблемаларның чыннан да актуаль булуын һәм региональ дәрәҗәдә тиз арада хәл итүне таләп итүен билгеләп үтте. Ул шулай ук ведомстволарның эшен уңай билгеләп үтте һәм куелган бурычларны хәл иткәндә профессиональлеге өчен аның хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде.
ТР буенча Росреестр идарәсе һәм Кадастр палатасы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы ахырында Алексей Песошин ведомство хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.
Матбугат хезмәте