Әлки районы аучылык җәмгыяте биләмәләрендә җәнлекләр өчен “урман ашханәләре” оештырыла.

2018 елның 22 декабре, шимбә

Аучылык җәмгыяте карамагында 81 мең гектар биләмә исәпләнә. Җәмгыять җитәкчесе итеп Альберт Шәйхетдинов сайланганнан бирле бу хуҗалыкта эшләр тагын да җанланды. Күп урыннарга пошилар, кабан дуңгызлары, башка җәнлекләр өчен улаклар ясап, анда җәен хәзерләнгән яфрак азык, печән салып торалар. Урман “ашханәләренә” шулай ук “КамАЗ”лар белән даими төстә ашлык калдыклары таратыла. Җәнлекләр өчен башка витаминнар, ялый торган тоз да куела. Урман хайваннарын рөхсәтсез аулаучылардан  дүрт егерь саклый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International