21 декабрь көнне Тинчурин театрында якташыбыз, Татарстанның халык артисткасы, Россиянең атказанган артисткасы Исламия Мәхмүтованың 75 яшьлек юбилеена багышланган бәйрәм кичәсе узды.
Кичәдә Әлки муниципаль районы делегациясе катнашты. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лия Мәрдегалләмова район башлыгы Александр Никошин исеменнән котлау сүзләрен җиткерде.
Әлки якташлыгы җитәкчесе Ришат Хафизов юбилярга районның мәдәни үсешенә керткән өлешләре өчен төбәк оешмасының Рәхмәт хатын тапшырды.