Биредә уку кабинетларын, спорт залын, ашханә һәм гаражны капиталь ремонтлау башланды. Җәй ахырында-көз башында уку йортына автомобиль трассасыннан асфальт юл ясадылар, көллият каршында үз автодромы төзелде. Бу максатларга республика бюджетыннан 36 миллион сум акча бүлеп бирелде.
Исегезгә төшерәбез, Әлки агроколледж Алексеевск филиалы булып тора һәм Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин ярдәме белән ябылудан сакланып калган иде.
Кабул итү вакытында Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинга аграр көллият филиалы җитәкчесе уку учреждениесен саклап калуда ярдәм итү үтенече белән мөрәҗәгать иткән иде. Ул вакытта республика мәгариф министрлыгы оптимальләштерү кысаларында райондагы һөнәри училищены ябу мәсьәләсен карады. Айрат Хәйруллин бу мәсьәләне чишүне үз өстенә алды һәм ТР Мәгариф министрлыгын көллиятнең район өчен кирәклеген раслап, ышандырды: яңа белгечлек буенча әзерлек хисабына курсантлар күбрәк кабул ителде, һәм бүген Әлки мәгариф учреждениесенең район филиалы базасы төзелеш мәйданчыгын хәтерләтә.
"Айрат Нәҗип улы ярдәме белән безнең филиалны бетермиләр, киресенчә, уку бинасын, ашханәне, спорт залын, лабораторияләрне һәм укыту практикасы кабинетларын үзгәртеп коралар. Моннан тыш, аның ярдәме белән көллияттә " Ветеринария» белгечлеге буенча яңа төркем ачылды, аны тәмамлаучылар яхшы хезмәт шартлары белән тәэмин ителәчәк», - дип сөйләде филиал мөдире Фаяз Фәттахов.
Агроколледж филиалы Әлки һәм күрше районнарны кадрлар белән тәэмин итә, дип сөйләде ул, бу яшь квалификацияле белгечләр белән тулыландыруның бердәнбер чыганагы. 40 ел эчендә уку йорты эшчәнлеге барышында 7315 тракторчы, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүче машинист, пешекчеләр һәм кондитерлар, «В», «С» категорияле машина йөртүчеләр, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең бухгалтерлары, мәктәпкәчә белем бирү һәм умартачылык тәрбиячеләре әзерләп чыгарган. Район механизаторларының 90% диярлек-Базарлы Матак һөнәри белем бирү учреждениесен тәмамлаучылар.
“Безнең стратегик бурычыбыз -авыл хуҗалыгын принципиаль яңа югарылыкта үстерү булганда, агроколледжны ябу зур хата булыр иде. Бүген төп бурыч-уку йортлары санын киметү түгел, ә һөнәри белем бирүне камилләштерү. Алексеевск аграр көллиятенең Әлки филиалы- авыл хуҗалыгы өчен белгечләр әзерләү эшләре тиешле дәрәҗәдә алып баручы иң өлкән урта махсус уку йортларының берсе. Безнең хөкүмәт авыл территорияләрен үстерү, авыл кешеләренең тормыш сыйфатын яхшырту, авыл хуҗалыгы һөнәрләренең абруен күтәрү һәм кадрлар базасын ныгыту бурычын өстенлекле максат итеп куйган вакытта без район өчен мөһим булган уку йортын ябуга юл куя алмадык. Кадрлар резервы-илнең агросәнәгать комплексын үстерү өчен нигез.
2019 елның июленә бездә авыл территорияләрен үстерү буенча дәүләт программасы эшләнәчәк, авылның социаль проблемаларын хәл итү өчен федераль бюджеттан финанслауны арттыру планлаштырыла. Без Россия АСКсын бөтенләй башка, сыйфатлырак дәрәҗәдә үстерү өчен барлык мөмкинлекләрне дә дөрес файдаланырбыз дип ышанам. Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнехановка бу мөмкинлекне хуплаганы һәм биргәне өчен рәхмәт”, - дип билгеләп үтте Айрат Хәйруллин.