26 декабрь көнне Әлки районы мәдәният йорты хезмәткәрләре Борискино урта мәктәбе балалары өчен "Фунтик һәм аның дуслары" дип исемләнгән Яңа ел иртәсе үткәрделәр. Балалар Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән очраштылар, Яңа ел җырлары җырладылар, шигырьләр укыдылар, чыршы янында күңелле әйлән-бәйлән әйләнделәр һәм, әлбәттә, беркем дә татлы Яңа ел бүләгеннән башка китмәде.