Айрат Хәйруллин: «Бүген безнең илдә бөтен ярлылык нәкъ менә авылда тупланган»

2018 елның 26 декабре, чәршәмбе

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин оештырган матбугат конференциясендә Татарстаннан РФ Дәүләт Думасы депутатлары яңа 2019 елда беренче чираттагы бурычлар турында фикер алышты.

Уңай моментлардан Айрат Хәйруллин ел саен уздырыла торган зур матбугат конференциясендә 20 декабрьдә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Россия авыл хуҗалыгына дәүләт дәрәҗәсендә ярдәм итүне дәвам итү нияте турында белдерде.

«Мин киләсе елда авыл территорияләрен социаль үстерү буенча 13 нче милли проектның булдырылуын һәм уңышлы эшләвен теләр идем. Кызганычка каршы, илебездә бөтен хәерчелек бүген нәкъ менә авылда тупланган. Бөтен дөньяда авыл кешеләренең тормыш дәрәҗәсе шәһәрдәгегә караганда югарырак булырга тиеш дигән фикергә күптән килделәр инде. Бу бетмәс-төкәнмәс урбанизация һәм территорияләрнең бушап калуын  туктатырга бердәнбер мөмкинлек», - диде парламентарий.

Айрат Хәйруллин ассызыклаганча, теләсә кайсы илдә уңай демографик күренеш, нигездә, нәкъ менә авыл җирлегендә туучылар исәбенә туплана. Авыл яшәү рәвеше моңа уңай тәэсир итә: янәшәдә әби, туганнары һәм башка ярдәм, ә шәһәрдә барысы да кыйммәт һәм финанс мәсьәләсе беренче урынга баса. Шәһәр халкы бары тик билгеле бер керем дәрәҗәсенә генә ирешсә генә икенче яки өченче бала табырга теләк белдерә.

 

      "Кызганычка каршы, шәһәр халкы   икенче баланы  кыйммәткә төшә дип уйлый. Бу зур хата, бу дөрес түгел. Мондый карашлар булганда милләтебезнең киләчәгенә куркыныч бар. Безнең бурыч – нәкъ менә бу куркынычны юкка чыгару», - дип саный «Россия авылы»проектын алып баручы депутат.

 

Ул зур илдә яшәп, моның белән файдаланмаска хакыбыз юк дип ышана. Авыл җирлегендә яшәргә теләгән һәр россияле үз йорты һәм территориясе булсын өчен, барлык шартларны да булдырырга кирәк.

 

«Дөнья тәҗрибәсе күрсәткәнчә, нәкъ менә шулай нык гаиләләр барлыкка килә, илдә патриотизм нәкъ менә шулай үсә. Әлбәттә, авыл җирлегендә хезмәт хакы дәрәҗәсе югарырак булырга тиеш», - диде Айрат Хәйруллин.

 

Авыл хезмәтчәннәренең хезмәт хаклары артсын өчен, авыл хуҗалыгы җитештерүенең табышлылыгын арттырырга кирәк. Ә аны дәүләт тарафыннан азык-төлек базарын җайга салу ярдәмендә арттырырга мөмкин, моның өчен зур финанс чыгымнары таләп ителми, дип аңлатты депутат. Бу дәүләт кибетләрдәге бәяләрне билгеләргә тиеш дигән сүз түгел, сүз бөтенләй башка турында бара.

 

“Әйтик, бүген дөнья базарында конъюктура шундый ки, Россия ашлыгы 18 мең сумга сатыла, ә крестьяннар (фермер) әлеге пирогтан нибары 9 мең сум гына ала", - диде депутат.

 

Ягъни, аларның керемен 12-13 мең сумга кадәр арттырсаң да, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең табышлылыгын арттыру һәм авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең хезмәт хакларын арттыру турындагы мәсьәлә бары тик вакыт мәсьәләсе генә булыр иде, чөнки тенденция башланды. “Сөт темасы турында да шул ук хәл. Кибетләрдә сөтне 35, 40, 50 сумнан саталар, ә авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә моннан 20 сум гына кала. Бу дәүләт төзәтергә тиешле диспропорцияләр», - дип белдерде Айрат Хәйруллин.

 

Ул искәрткәнчә, безнең ил, барыннан да элек, үзенең кеше потенциалы һәм территорияләре белән бай. Һәм безнең мөмкинлекләр энергоресурслар сату белән генә чикләнми, дәүләт ил территориясен барлык гражданнарның байлыгы чыганагы буларак карарга тиеш. Спикер кайчан да булса Россия азык-төлек белән планетаның 1,3 миллиард кешесе тәэмин итәчәк һәм РФ халкы арта гына барачак, һәм ил халкының яртысыннан артыгы үз тормышын  авыл җирендә, үз йортында  сайлаячак, дигән ышаныч белдерде.

 

«Менә бу, минемчә, кешеләрне бәхетлерәк итәргә ярдәм итәчәк. Әгәр бу хәл килеп чыкса, безнең гаиләләр күп булачак, ил яшиячәк», - диде Айрат Хәйруллин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International