Чемпион исеме өчен иң көчле 4 команда көрәште. Болар – “Спартак”, “Динамо”, “Актай” һәм ДЮСШ. Бөтен уеннар да киеренке барды. Финал матчында “Спартак” һәм “Актай” командалары очрашты. “Актай” көчлерәк булып чыкты һәм 3:2 исәбе белән көндәшен җиңде. Нәтиҗәдә бу команда район чемпионы исемен яулады. Икенче урында – “Спартак” футболчылары. Өченче-дүртенче урыннарны ДЮСШ һәм “Динамо” бүлеште. Чемпионатның иң яхшы уенчысы дип көндәшләре капкаларына 21 туп керткән Шәйхетдинов Рөстәм (“Актай”) танылды.