Әлки районы: юллар тәүлек буе чистартыла

2018 елның 27 декабре, пәнҗешәмбе

Әлбәттә, кышкы бураннар беренче чиратта юлларда катлаулы вәзгыять тудыралар. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәтләре юлчыларны сак булырга, бик кирәк булмаган очракта, юлга чыкмаска өнди. Шуңа да карамастан, республиканың автомобиль трассаларында берничә авария теркәлгән инде. Әлбәттә, һава шартлары яхшырганчыга кадәр ерак сәфәрләрдән тыелып,  юл-транспорт һәлакәтләренә эләгү куркынычын киметү әйбәтрәк.

Бураннар юлчыларның эшен дә катлауландыра. "Алексеевскдорстрой» җәмгыятенең Әлки участогы эшчеләре район юлларын кар көртләреннән тәүлек буе чистартып, юл хәрәкәтен даими рәвештә тәэмин итеп торалар.

– Без тәүлек буе эшлибез. Бүген юлларда 20 берәмлек техника эшли. Аларның алтысы-катнаш юл машиналары, тагын шул кадәр җайлаштырылган «КамАЗ», өч грейдер һәм бер К-700 тракторы, шулай ук дүрт МТЗ тракторы юлларны кардан чистарта. Һәркайда өлгерергә тырышабыз. Әлегә начар юллардип дәгъва белдерелгәне юк, – ди участок начальнигы Рашат Гыйззәтуллин.

Җитәкче сүзләренә караганда, коллектив карамагында 322 километр район юллары. Быел юллар озынлыгына тагын 12 км артты. Дөрес, яңа юлларга хезмәт күрсәтү эшләре яңа ел башыннан гына финансланачак. Әмма юл төзүчеләр Катюшино белән Кузнечиха арасында яңа юлларны һәм Яңа Сихтермә ягын да тәртиптә тоталар.

- Кышкы шартларны исәпкә алып, безнең юллар яхшы хәлдә, дип ышандыра алам. Әлегә без аларны кардан чистартабыз, ком-тоз катнашмасы бары тик бозлавык булган участокларда гына агызабыз. Кар яву туктагач, бу эшне бөтен трасса буенча башкарачакбыз, – диде Рашат Талипович.

Күргәнебезчә, Әлки участогы коллективы кышкы юлларда хәрәкәт куркынычсыз булсын өчен барысын да эшләргә тырыша. Машина йөртүчеләрне дә игътибарлы, сак булырга, тизлекне арттырмаска, кагыйдәләрне бозмаска чакырасы килә. Кышкы юллар имин булсын. Шул вакытта гына яңа ел бәйрәмнәре яхшы кәеф белән узачак бит.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International