Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин: «Яңа елда барлык балалар да тигез бәхетле булырга тиеш»

2018 елның 27 декабре, пәнҗешәмбе

Яңа ел алдыннан татлы бүләкләрне депутаттан Татарстанның Түбән Кама сайлау округына керүче 10 муниципаль районыннан 600 гә  якын бала алды.

«Яңа Ел-елның иң төп һәм барлык яраткан бәйрәме, бу бәйрәмдә бөтен балалар могҗиза көтә. Елдан-ел без авыр хәлдә калган гаиләләрдәге балаларга, интернат-йортларда яшәүче балаларга бүләкләр тапшырабыз. Барлык балалар да гаиләләренең нинди хәлдә булуына карамастан бертөрле бәхетле булырга тиеш», - ди Айрат Хәйруллин.

Күптән көтелгән бүләкләр мөмкинлекләре чикле балаларга, «Балкыш», «Забота», «Хыял» интернат-йортларда тәрбияләнүче балаларга, Зәй, Спас, Нурлат, Чистай, Чирмешән һәм Яңа Чишмә районнарында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга һәм Түбән Кама инвалид балалары Ассоциациясенә юлланган.

Депутаттан татлы бүләкләр районнарда оештырылган бәйрәм чараларында тапшырылды. Әйтик, Әлки районында аларны 130-дан артык бала алган.

"Айрат Нәҗиповичтан бүләкләр алган балаларны хисләр биләп ала. Бүләкләр һәрвакыт җитди әзерләнә,балаларга барысы да иң яхшысы. Ата-аналар аларга бүләкләрне Мәскәүдән депутат җибәрүен әйткәч, балалар аеруча шатлана. «Кояшлы» балалар барыннан да күбрәк шатлана, кулларына бүләк биргәч, кояштай балкый алар. Сәламәтлекләрендә  тайпылышлары булган балалар безнең өчен иң авыр кайгы һәм аларга ярдәм итү аеруча игелекле эш. Айрат Нәҗип улы якташыбыз, һәм без моның белән бик горурланабыз. Район аңардан һәрдаим ярдәм ала, бер генә чара да аның ярдәменнән һәм катнашыннан башка узмый, җирле бюджет үзе генә  боларны күтәрә алмас иде. Без аңа бик рәхмәтле, Айрат Нәҗип улына сәламәтлек, зур бәхет һәм зур уңышлар телибез!" – диде район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лия Маргегалләмова рәхмәт сүзләрен җиткереп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International