Иске Камка Һәм Ташбилге авыл җирлекләре яңа тракторлар сатып алды.

2018 елның 27 декабре, пәнҗешәмбе

Алар әлеге акчага МТЗ-82 тракторы сатып алдылар. Тракторның кар төрттерә торган җайланмасы да бар. Әлеге техника Иске Камка җирлегенә 1 миллион 200 мең сумга төшкән. 200 мең сумын түләргә исә җирлеккә иганәчеләр булышкан. Иске Камка авыл җирлеге башлыгы Фәргать Әкбәров үткән атнада республика Президенты кулыннан хезмәт урынында файдалану өчен “Шевроле-Нива” машинасы ачкычын да алган иде.

Шундый ук МТЗ-82 тракторы Ташбилге авыл җирлегенә кайтарылды. Ике җирлектә дә тора-бара тракторга өстәмә чапкыч, КУН-10 агрегатлары  сатып алып, авыл халкының мең дә бер төрле мәшәкатьләрен хәл итүдә ярдәм итәргә җыеналар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International