Аңлашыла ки, бу янгын куркынычсызлыгын, кешеләрнең иминлеген тәэмин итү, яңа ел бәйрәмнәре вакытында мөлкәтне саклау зарурлыгына бәйле. Яңа ел - иң күңелле һәм көтеп алынган бәйрәм. Бәйрәм итәргә әзерләнгәндә күпләр бенгаль утларын, фейерверк, петардларны сатып ала. Бәхетсезлек очрагына юл куймас өчен аларны куллану кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк.
Әлки районара янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Рәдис Инсапов пиротехника белән куркынычсыз файдалану кагыйдәләрен искә төшерә:
–Пиротехниканы бары тик сертификацияләнгән продукция сатыла торган махсус кибетләрдән генә сатып алыгыз. Анда һичшиксез рус телендәге инструкция булырга тиеш. Аның белән җентекләп танышыгыз.
–Фейерверкны махсус билгеләнгән урында гына файдаланыгыз,
–Көчле җилдә фейерверк ату тыела, чөнки хәвефле зона мәйданы 3-4 тапкыр арта.
–Тамашачылар ату мәйданчыгыннан 35-50 метр ераклыкта, һичшиксез җилсез якта торырга тиешләр.
–Пиротехника эшләнмәләрен торак йортлар тирәсендә, шулай ук ябык биналарда, фатирларда, кешеләр күп җыелган урыннарда файдалану катгый тыела.
–Пиротехниканы агачлар, электрүткәргеч линияләр астында, тиз янып китүчән предметлар тирәсендә ату бик куркыныч!
–Фитильне яндыру мәлендә пиротехника эшләнмәсенә иелә күрмәгез!
–Зарарланган, яраклылык вакыты узган эшләнмәләрне кулланырга ярамый.
–Пиротехниканы җылыту приборлары һәм ачык ут чыганагы янында сакламагыз.
–Пиротехника эшләнмәләрен сүтү, учакта яндыру тыела.
–Пиротехниканы кешеләргә һәм хайваннарга юнәлтмәгез.
–Балалар аны өлкәннәрдән башка файдаланмасын.
–Аек булмаган кешеләргә пиротехника файдалану тыела. Әлеге эшләнмәләр янында тәмәке тартырга да ярамый.
Базарлы Матак - “Алинә" универсаль спорт залыннан өч йөз метрераклыктагы ачык мәйданчык.
Иске Матак авылы-авыл мәдәният йорты бинасыннан 80 м төньяктарак ачык мәйданчык
Чуаш Шәпкәсе авылы- авыл мәдәният йорты бинасының 80 м. көньяктарак ачык мәйдан
Югары Матак авылы- авыл мәдәният йорты бинасыннан төньяк-көнбатышка таба 80 м ачык мәйдан.
Түбән Әлки авылы- авылдан 75 м көньяк-көнчыгышка таба.
Югары Әлки авылы- авылдан 75м. төньяк-көнбатышка таба
Урта Әлки авылы - авылдан 75м. төньякка
Татар Суксуы авылы - авылдан 75м. төньякка
Чуаш Борнае авылы – Үзәк урамдагы ачык мәйданчык
Татар Борнае авылы-Күпер урамындагы ачык мәйданчык
Ташбилге авылы- мәдәният йортыннан 80 м төньякта
Апак авылы - Овражная урамындагы ачык мәйданчык
Каракүл авылы - көнчыгыш юнәлештә авылдан чыкканда ачык мәйданчык
Иске Тумба авылы- төньяк юнәлештә елга янындагы ачык мәйданчык
Яңа Чаллы авылы- мәдәният йортыннан 100м көньякта ачык мәйдан
Иске Чаллы авылы- авыл мәдәният йортыннан 130м көнчыгышта ачык мәйдан
Бибай Чаллы авылы- авыл мәдәният йортыннан 100 м. көньякта ачык мәйдан
Югары Колчурино авылы-чыгу юлыннан 50м. ачык мәйдан
Түбән Колчурино авылы - ВАП һәм урта мәктәп бинасыннан 100 м. ачык мәйданчык
Чуаш Кичүе авылы - Яшьләр урамындагы торак йортлардан 50м ачык мәйданчык
Татар Әхмәт авылы - авыл мәдәният йорты бинасыннан көньяк-көнчыгышка 60 м.
Борискино авылы - мәдәният йорты бинасыннан 80 м төньякка
Рус Чиябаш авылы - авыл мәдәният йорты бинасыннан 80м. төньякка
Иске Алпар авылы - мәдәният йорты бинасыннан 60м. көнчыгыш юнәлешендә
Яңа Алпар авылы - ветеринария пункты бинасыннан 60м. көнчыгыш юнәлештә
Иске Алпар авылы - мәчет бинасыннан 60м. көньяк юнәлештә