2019 елның гыйнварыннан эшләмәүче пенсионерларның пенсияләре 7,05% ка индексацияләнәчәк

2018 елның 28 декабре, җомга

7,05% индексация нәтиҗәсендә 2019 елда картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме аена 5334,2 сум тәшкил итәчәк. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин төбәк бүлеге коллегиясенең йомгаклау утырышында сөйләде.

"Индексация нәтиҗәсендә, 2019 елның 1 гыйнварыннан иминият пенсиясенең билгеләнгән түләү күләме 5334,2 сум күләмендә билгеләнәчәк. Арттырылган пенсияләр, узган елдагы кебек үк, 4 гыйнвардан башланачак”, - дип билгеләп үтте докладчы.

Ул һәр пенсионер өчен иминият пенсияләрен индексацияләү күләме индивидуаль булуын искәртте.

"Әгәр кеше 15 мең сум күләмендә пенсия алган булса, артым 1 мең сумнан артып китәчәк. Әгәр ул 10 мең сум акча алган икән, ул 705 сум тәшкил итәчәк”, - дип аңлатты Вафин.

https://www.tatar-inform.ru/news/2018/12/28/637939/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International