Бу балалар юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан эшләнә. Чара кысаларында район полиция хезмәткәрләре балигъ булмаган пассажирларны йөртү белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны кисәтү буенча рейдлар үткәрәчәк. Шулай ук балаларга һәм яшүсмерләргә, аларның әти-әниләренә юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатачаклар.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре барысын да юлларда игътибарлы һәм сак булырга өнди. Кышкы каникуллар вакытында бу аеруча мөһим, ди районның баш автоинспекторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рәмзил Вәлиуллин.