Гаилә көне белән!

2012 елның 11 мае, җомга

Район ЗАГС бүлеге начальнигы Рузалия Сафина барлык әлкилеләрне Халыкара гаилә көне белән тәбрик итә. “Гаилә - кеше өчен бәхет нигезе, шатлык чыганагы. Җәмгыятебездә соңгы елларда гаиләнең абруе үсә, гаиләләрнең иминлеге, матди хәле турында кайгыртуга зур әһәмият бирелә. Районыбызда нык, бәхетле гаиләләр бик күп. Озак еллар иңгә-иң куеп, үзара мәхәббәт һәм хөрмәт белән яшәгән, илгә лаеклы менә дигән балалар үстергән мондый гаиләләрнең абруе да югары. Бездә ел саен 135-150 гаиләнең законлы никахлары теркәлә. Яшьләр гаилә кыйммәтләренең кадерен белсеннәр, мәхәббәтләрен сакласыннар, җәмгыять алдында, балалары алдында үзләренә нинди зур җаваплылык йөкләнүен яхшы аңласыннар иде. Хөрмәтле райондашлар! Бу күркәм бәйрәм белән тәбрикләп, барыгызга да сәламәтлек, гаилә бәхете, тигезлек, балалар шатлыгы телим” дигән сүзләр бар әлеге котлауда.

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International