Гариза бирү өчен Россия Федераль салым хезмәтенең www.nalog.ru рәсми сайтында “Физик затны исәпкә кую турында гариза бирү” сервисыннан файдалану зарур. Гариза биргәннән соң кеше салым органына мөрәҗәгать итеп, заявканың теркәү номерын хәбәр итә, шулай ук шәхесен раслаучы документны (14 яшькә кадәрге бала өчен – туу турында таныклык) китерә. Исәпкә кую турында таныклык бирү чиратсыз, кеше килгәч 30 минут эчендә башкарыла. Мәктәп тәмамлаучы егет-кызларга, шулай ук ИНН таныклыгы зарур булган кешеләргә әлеге хезмәттән файдаланырга тәкъдим итәбез.