Электр объектларын уттан саклыйк!

2012 елның 11 мае, җомга

Яз – торак йортлар тирәләрен, урамнар һәм бакчаларны чистарту-җыештыру чоры. Кызганыч, бу вакытта чүп-чарны һәм узган елгы кипкән үләнне  яндыру гадәткә кергән. Бу көннәрдә авыллар төтенгә күмелә – кырдагы камылны һәм иске саламны яндыралар. Өстәвенә балалар да кипкән үләнгә ут төртеп уйныйлар. Республиканың Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, республикада янгыннарның 40 проценты ут белән саксыз эш итү аркасында килеп чыга.

Олыларның һәм балаларның уйламыйча эш итүләре һәм “гөнаһсыз” уеннары энергетикларга бик күп мәшәкатьләр тудыра. Әле кар көртләрен онытып та бетермәдек, ә республикада инде электрүткәргеч линияләр астында беренче ут чыгу очраклары да теркәлде. Янгыннарның төп сәбәпләре – кипкән үләнне, камылны һәм чүп-чарны яндыру. Моны җирле халык, дачада ял итүчеләр, агрофирмалар хезмәткәрләре яисә табигатькә ял итәргә чыгучылар эшли. Ялкын коры үлән буйлап бик тиз тарала һәм үз юлындагы бар нәрсәне яндырып бара. Җир өстендә янгыннар барлыкка килү һәм таралу энергетика җиһазларын зарарлый, кулланучыларны электр белән тәэмин итүнең бозылуына китерә, кешеләр тормышына һәм сәламәтлегенә турыдан-туры куркыныч тудыра. Җир өстендәге янгыннардан аеруча агач терәкләрдә урнашкан 0,4 һәм 10 кВ линияләре зыян күрә. Мондый янгыннар ЛЭП 35-500 кВ зонасында да бик куркыныч, чөнки алар бу линияләрнең токтан өзелүенә китерергә мөмкин.

2011 елда мондый янгыннардан республиканың ун муниципаль районында “Челтәр компаниясе” ААҖ энергообъектлары зыян күрде. Электр белән тәэмин итүне җайга салганда берничә сәгать буе кулланучылар энергиясез торырга мәҗбүр булдылар. Һәм бу кемнәрнеңдер башбаштаклыгы аркасында!

Хөрмәтле әлкилеләр! “Челтәр компаниясе” ААҖ исегезгә төшерә: электрүткәргеч линияләрнең саклау зоналарында камыл, кипкән үлән һәм иске саламны яндырырга, учаклар ягарга, җир өстендә янгын китереп чыгарырга мөмкин булган нинди дә булса гамәлләр кылырга ярамый. Саклау зоналарының зурлыгы метрларда якындагы терәкләрдә күрсәтелгән. Һава температурасы югары торганда янгын чыгу куркынычы да зур булганлыктан, энергетиклар республика халкын урманнарда, кырларда һәм авыл җирлекләре территорияләрендә аеруча электрүткәргеч линияләр, бүтән энергообъектлар тирәсендә янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыралар.

Җир өстендә янгыннар килеп чыкмасын өчен берничә элементар кагыйдәне үтәү зарур: янып торган шырпыны, тәмәке төпчекләрен һәм тәмәке көлен җиргә ташламаска, учаклар якмаска, коры үләнгә ут төртмәскә. Коры үләнгә очраклы рәвештә ташланган янып торучы шырпы яисә тәмәке төпчеге зур бәла китереп чыгарырга мөмкин. Әгәр сез электрүткәргеч линияләр янында ялкын күрсәгез, бу хакта ашыгыч рәвештә үзегезнең торак пункт администрациясенә, гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр подразделениесенә яисә якындагы электр челтәрләре предприятиесенә хәбәр итсәгез иде. Аларның телефоннары якындагы комплектлы трансформатор подстанцияләре ишекләрендә күрсәтелгән. “Челтәр компаниясе” ААҖ кайнар линия телефоны: (843) 2000-111.

Электрүткәргеч һава линияләре кайчагында үзләре дә янгын чыганагы булырга мөмкин. Мондый хәвеф аварияле эш режимы килеп туганда, әйтик, электр чыбыклары өзелгәндә, терәк аша җиргә кыска ялганыш булганда (мондый хәлнең билгеләре – терәк тирәсендә җирдәге дымның парга әйләнүе, терәкнең туфракка ныгытылган урыннарында электр дугасы барлыкка килү, изоляторлар зарарлану, электрүткәргечнең терәккә тиюе) күзәтелә. Югарыда аталган зарарланулар ачыкланганда җирдә яткан электрүткәргеч линиягә яисә ток чыгу билгеләре булган терәккә 8-10 метрдан да якынрак килергә ярамый. Бу хакта кичекмәстән үзегезнең торак пункт администрациясенә, МЧСка яисә якындагы электр челтәрләре предприятиесенә хәбәр итү чарасын күрергә кирәк

Югарыда әйтелгән кагыйдәләрне үтәү электр челтәрләренең ышанычлы эшләвен тәэмин итәр, кулланучыларны электр белән тәэмин итүдә өзеклекләрне, янгыннар аркасында бәхетсезлек очракларын булдырмый калырга мөмкинлек бирер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International