Сабан эшләре төгәлләнүгә бара

2012 елның 11 мае, җомга

Район буенча арпа 12 мең 700 гектарда чәчелергә тиеш булса,  ул тулысынча башкарылды. Узган ел игенчеләребез әлеге культураны  быелның яртысы кадәр мәйданда гына игә алган булганнар. Борчак чәчү 5 мең 400 гектарда планлаштырылса, ул  7 мең гектарга якын чәчелде. Сабан бодае да планлаштырылганга карата 154 процент итеп чәчелде.

Бу көннәрдә районыбыз басуларында бөртек өчен кукуруз чәчү эшләре зур темпларда алып барыла. Әлегә башкарылган эш заданиегә карата 61 процент тәшкил итә. Ә силослау өчен кукуруз 12 мең 700 гектарда чәчелергә тиеш. Бу эш әле 7 мең гектарда башкарылган.

Көнбагыш чәчү инде төгәлләнде. Районда бөртеген алу өчен көнбагыш 5 мең гектарда чәчелде.

Бүген район механизаторлары чүп үләннәргә каршы көрәш алып бара. Моны еш кына “яшел янгынга” каршы көрәш дип тә атыйлар. Көннәр җылыту белән корткычлар да азынды. Аларны бетерү өчен дә актив эш алып бару зарур. Бу агрочараларны башкару өчен  бөтен мөмкинлекләр бар – техника да, гербицидлар да җитәрлек. Гербицидлар сиптерү  бары тик җилсез көннәрдә башкарылырга тиеш – иртән яктыра башлау белән эшкә керешеп, иртәнге уннарга чаклы эшләргә һәм көннең икенче яртысында 16 сәгатьләрдә башлап, караңгыга чаклы эшләргә кирәк. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе гербицидлар белән эш итүче хуҗалыкларга тагын бер кат искәртә: якындагы авыллар халкына басуларның агу белән эшкәртелүе  хакында алдан ук хәбәр итү мөһим. Югыйсә халыктагы умарта кортларының зыян күрүе бар. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International