27 декабрь көнне Чуаш Шәпкәсе мәдәният йортында балалар өчен бал-маскарад үтте. Яңа ел программасына кызыклы әкият персонажлары җәлеп ителде. Ә бәйрәмгә Кыш бабай белән Кар кызы килеп кушылгач, чын күңел ачу башланды: чыршы тирәли әйлән-бәйлән, яңа ел җырлары һәм биюләре, шигырьләр уку.