Төп чыршыны ачу тантанасы булды һәм Кыш Бабай һәм Кар Кызлары парады узды.

2018 елның 30 декабре, якшәмбе

Бәйрәмгә килгән халыкны  район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов сәламләде. Ул әлкилеләрне тиздән үз хокукларын алачак 2019 ел белән тәбрикләде, сәламәтлек, имин тормыш, хезмәт уңышлары теләде. Илнур Вәлиевич шулай ук паркларны, үз территорияләрен Яңа елга матурлап бизәгән оешмаларга һәм гаиләләргә рәхмәт әйтте.

 “Оешманың иң матур кар сыны” номинациясендә беренче урын “Каенкай” балалар бакчасына бирелде. Икенче урында – “Әлки хәбәрләре” район газетасы редакциясе. Өченче – “Алексеевскдорстрой” ААҖ Әлки участогы.
“Паркны иң матур бизәүче” номинациясендә җиңүче – Нәби Дәүли исемендәге гимназия. Икенче урынга С.М.Лисенков исемендәге туган як тарихы музее лаек дип табылган. Өченче – Базарлы Матак урта мәктәбе.

“Өй тирәсен иң күркәм бизәүче” номинациясендә жюри беренче урынны Базарлы Матакның Ирек Сөләйманов урамында яшәүче Төхвәтуллиннарга бирде. Икенче урынга Көнчыгыш урамында  яшәүче Фәттаховлар лаек булды. Өченче – шулай ук Көнчыгыш  урамыннан Хәйруллиннар гаиләсе.

Призлы урыннар яулаучыларның барысына да  “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге бүләкләре тапшырылды.

Яңа елга әзерлек эшләрендә актив катнашкан оешмалар – район үзәк хастаханәсе, ДЮСШ, район ветеринария берләшмәсе, район электр элемтәсе участогы, балалар иҗат йорты, Саклык банкы, район финанс-бюджет палатасы, Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты, Пенсия фондының район идарәсе, газ эксплуатацияләү хезмәте, район мәдәният йорты, “Строитель и К” предприятиесе, “Актай” кафесы, “Олимп” сәүдә йорты һәм район үзәгендә яшәүче Минһаҗетдиновлар,  Хәмитовлар, Зәйнуллинар гаиләләре – шулай ук бүләкләргә лаек булдылар.

Бүләкләүләрдән соң Кыш бабайлар һәм Кар кызлары  халык белән бергә флеш-моб, дәртле музыка астында күңелле биюләр оештырдылар. Сәхнәдә шулай ук район мәдәният йорты хезмәткәрләре чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International