29 декабрь көнне Салман авылы мәдәният йортында шашка һәм шахмат буенча турнир узды. Әлеге чарада барлык теләүчеләр дә катнашты. Бу ярышта үз-үзеңә ышаныч, фикерләү логикасы, шулай ук дошманның йөрешен алдан исәпкә ала белү сыналды. Үткәрелгән уен нәтиҗәләре буенча иң яхшылары билгеләнде.