Күңелләргә хуш килде

2012 елның 11 мае, җомга

Тамашачылар мәдәният йорты хезмәткәрләренең нәфис сүзгә, җырга, биюгә осталыкларын белсәләр дә, аларның спектакльне ни дәрәҗәдә оста уйнауларына тагын бер кат инандылар. Спектакльдә яшьләрнең үзенә тиң мәхәббәтне эзләп таба белүе һәм аны гомер буе саклый алу сүрәтләнгән иде.

Драматург тарафыннан тасвирланганнарны безнең артистларыбыз түкми-чәчми тамашачы күңеленә җиткерә алдылар.

Спектакльдә Гәрәй ролен башкаручы Ленар Гыймаевның, Илүзә ролендә уйнаучы Аида Гайнетдинованың, Нурания ролен башкаручы Рәсимә Гайфуллинаның чыгышлары алкышларга уралып барды. Ирле-хатынлы Эльмира һәм Ринас Шиһаповларның, Гөлфирә һәм Равил Нургалиевларның рольләрен оста башкарулары да тамашачылар күңеленә хуш килде. Ләйсән белән Лилиянең матур итеп уйнаулары аларның мактауга лаек һәм өметле белгечләр булуын күрсәтте.

Спектакльнең башыннан ахырына кадәр яшь егет һәм кызларның бер-берсенә назлы һәм җылы мөнәсәбәтләре, кайнар мәхәббәтләре бик табигый башкарылды. Уен барышында шыксыз кыланулар, ясалмалылык күзәтелмәде. Артистларның эчкерсез сөю үрнәкләрен күрсәтә алулары тамашачылар күңеленә нур өстәде. Һәркем үзенең яшь чакларын, ә яшьләр ямьле киләчәкләрен күзаллап утыргандыр.

Спектакль көчле һәм озакка сузылган кул чабулар белән тәмамланды. Тамашачылар уенчыларга тере чәчәк бәйңләмнәре бүләк иттеләр. Халык зур канәгатьләнү белән олы рәхмәтләрен әйтеп, киләчәктә дә шундый спектакль-кичәләр ешрак кабатлансын иде дигән теләкләрен белдерделәр.

Әлеге спектакльне мәдәният хезмәткәрләре районыбызның бик күп татар авылларында да күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International