31 декабрь иртәсендә ун катлы йортта шартлау булды, күп кеше зыян күрде. Бүгенге көндә 14 кешенең һәлак булуы раслана, күпләрнең язмышы әлегә кадәр билгесез булып кала. Бу фаҗигагә бәйле рәвештә бүген Чиләбе өлкәсендә матәм игълан ителде. Әлкилеләр бөтен ил белән бергә бу фаҗигагә бәйле рәвештә кайгы кичерә һәм һәлак булучыларның туганнары, якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Менә кайбер район халкының фикерләре.
Андрей Зиньков, Әлки һәм Спас районнары Благочинные Троица чиркәве башлыгы:
– Кеше кайгысы булмый, диләр бит. Магнитогорск халкына килгән бәхет беркемне дә битараф калдыра алмый Бәйрәм алды көннәрендә, күпләр йоклаган вакытта, бу коточкыч фаҗига булган, бер гаепсез кешеләрнең гомере өзелгән. Төп версия буенча, күпфатирлы йортта көнкүреш газы шартлаган. Тик интернетта фаҗиганең башка сәбәпләре дә күрсәтелә, аны теракт дип атыйлар. Ничек кенә булмасын, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр бик кызганыч. Алар арасында балалар да бар бит. Кичә без бу коточкыч фаҗига корбаннары буенча панихида(йола) үткәрдек. Туган-тумачаларның һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Зилә Сафиуллина, укытучы, Базарлы Матак авылы:
- Магнитогорск шәһәрендәге шартлау турындагы хәбәрне йөрәгемә бик авыр кабул иттем. Бу фаҗига күпме кешенең гомерен өзде, ә күпләрнең язмышы әле мәгълүм түгел. Туганнарыгна нинди үкенечле кайгы. Ни өчен бездә мондый фаҗигаләр еш була соң? Ни өчен без киләсе көнгә, якыннарыбыз һәм балалар иминлегенә ышана алмыйбыз? Интернетта шушы көннәрдә Әлмәт шәһәрендә кечкенә балалары белән гаилә исле газ белән агуланган, аларны көчкә коткарып калулары турында язылган иде. Минем йортта да көнкүреш газы белән проблемалар килеп чыкты. Газ хезмәте хезмәткәрләре кешеләрнең иминлегенә күбрәк игътибар бирсеннәр иде. Чөнки кулланылган газ һәм техник хезмәт күрсәтү өчен без шактый акча түлибез. Әлбәттә, безгә дә, газ кулланучыларына да саклык чараларын төгәл үтәргә кирәк.
Ирек Сәләхиев, район имам-мөхтәсибе:
- Бөтен ил халкы кебек үк, без дә Магнитогорск шәһәрендәге шартлау турындагы хәбәрне ишетеп, тирән кайгыдык. Һәр намаз вакытында Аллаһы Тәгаләдән зыян күрүчеләрнең тизрәк терелүе һәм фаҗига корбаннарын ярлыкауны сорыйбыз. Берсекөнгә районның барлык мәчетләрендә җомга намазында мәчеткә йөрүчеләр бу хакта дога кылачак. Бу кайгылы көннәрдә һәлак булучыларның якыннарына сабырлык һәм түземлек телибез.