Район янгын частеның дежур хезмәткәре сүзләренә караганда, бу өч көндә янгын чыгу очраклары булмаган. Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре дә хокук бозу очраклары теркәлмәгән дип хәбәр итәләр. Юлларда да тыныч, бәхеткә, үлем белән тәмамланган аварияләр юк. Монда юлчыларның да өлеше бар, әлбәттә: бәйрәмнәргә карамастан, алар үз вазифаларын җиренә җиткереп үтәделәр, юлларны кардан чистарттылар.