С. М. Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музее теләгән кешеләрне яңа ел каникулларында да кабул итте.

2019 елның 9 гыйнвары, чәршәмбе

3 гыйнварда “Сәүдәгәр Лисенков янында Яңа ел" театральләштерелгән тамаша булды, ә 7 гыйнварда “Сәүдәгәр Лисенков янында Раштуа кичәләре” оештырылды. Бәйрәмгә балалар да, аларның әти-әниләре дә, әби-бабайлары да чакырылган иде. Сәүдәгәр  белән хатыны әлеге бәйрәмнең тарихы белән таныштырдылар, аны төрле илләрдә ничек бәйрәм итүләрен сөйләделәр. Кыш бабай белән Кар Кызы балаларга табышмаклар әйттеләр, балалар белән бергәләп чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, җырлар җырладылар, биеделәр. Чарада «Музейлы Яңа Ел сувениры-2018» конкурсына йомгак ясалды, катнашучыларны дипломнар белән бүләкләделәр. Моннан тыш, музей хезмәткәрләре барлык теләүчеләр өчен дә экскурсияләр үткәрделәр. 1 гыйнвардан 8 гыйнварга кадәр музейда барлыгы 100гә якын кеше булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International