2019 елның беренче сабыен бала тудыру йортыннан чыгардылар

2019 елның 9 гыйнвары, чәршәмбе

Раштуа бәйрәме көнендә сабыйны һәм аның бәхетле әти-әниләрен өйләренә озаттылар. Бу, чыннан да, тантаналы вакыйга булды. Евгений белән Виктория Баһаветдиновларны аларның тормышындагы шундый шатлыклы вакыйга белән котлау өчен Бала тудыру бүлегенә район башлыгы Александр Никошин, муниципаль район советы аппараты җитәкчесе Радик Фәйзрахманов,  район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лия Мәрдегалләмова, Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Мусин килделәр. Алар һәм район үзәк хастаханәсе баш табибы Светлана Одушкина, шулай ук бүлекнең медицина персоналы бәхетле әти-әнине уллары туу сөенече белән котладылар, малайның сәламәт, акыллы булып үсүен, илебезнең чын гражданы булуын теләделәр, бүләкләр тапшырдылар.

Район ЗАГС бүлеге начальнигы Энҗе Хәлиуллина исә матур теләкләр белән Баһаветдиновларга уллары Ярославның тууы турындагы таныклыгын тапшырды.

Сүз алган һәркем Евгений белән Викторияне бәби тудыру бүлегенә кабат килергә өндәделәр. Шулай булмыйча, бала туу – һәр гаилә өчен иң зур бәхет, дәүләтебез өчен дә олы сөенеч ул.        

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International