“Күчемсез милек хәбәрләре” нең чираттагы саны чыкты.

2019 елның 10 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Безнең редакция өчен журналның бу саны үзенчәлекле булды. “Күчемсез милек хәбәрләре"н  чыгаруга әзерләнгәндә аның ММЧ арасында “Медиалидер-2018" Халыкара конкурсының  призеры  булуын белдек. Бу узган ел ахырында, Россиядә күчемсез милекне теркәү системасының 20 еллыгын һәм Росреестрның 10 еллыгын билгеләп үткәндә истәлекле вакыйга булды. Сүз уңаенда, быел «Күчемсез милек хәбәрләре» үзенең беренче олы юбилеен-10 ел билгеләп үтәчәк. Әлеге әһәмиятле дата алдыннан мондый бүләкне алу – безнең казанышларыбызны, хәбәрче чыгару өстендә эшләүче барлык хезмәткәрләрнең казанышларын тану безгә бик күңелле. Әмма журнал редакциясе өчен мондый бүләк күңелле вакыйга гына түгел, ул безне журналны тагын да матуррак һәм кызыклырак итәргә омтылуда зур энтузиазм белән баетты. Шуңа күрә без сезнең өчен бүгенге көндә иң актуаль темаларны сайлап алдык, алар турында беренче заттан үз өлкәсендә чын профессионаллар сөйли. Бик ышанабыз, сез үзегез өчен бик күп яңа һәм файдалы мәгълүмат алырсыз.

Укыгыз һәм  күп яңалык белерсез!

Журналның электрон версиясе белән Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең рәсми rosreestr.tatarstan.ru/rus/vestnic.htm сайтында сылтама буенча шулай ук " ВКонтакте»да танышырга мөмкин.

 Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International