Комиссия әгъзалары Базарлы Матакта Үзәк парк һәм Геройлар паркында булдылар һәм аларның чисталыгына уңай бәя бирделәр. Аларга бигрәк тә кар һәм боздан ясалган мәзәк фигуралар, шулай ук мәктәп укучылары һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр куллары белән ясалган чыршы уенчыклары ошады.
Республика комиссиясе районның торак пунктларында да булды. Комиссиягә Түбән Әлки авылы үзәгендә урнаштырылган иң матур Яңа ел чыршыларының берсен күрсәттеләр. Кунакларга Шәйхетдиновлар ярдәме белән бизәлгән биек яшел чибәркәй бик ошады. Составында республиканың Мәдәният министрлыгы һәм Иҗтимагый палатасы вәкилләре булган Комиссия әлкилеләрнең йорт яны территорияләренең бизәлешен дә уңай бәяләде.