Командаларга үзенең хәер-фатихасын район башлыгы Александр Никошин бирде.
Суык булуга карамастан, бозда бик кызу, ә уен чын-чынлап кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Командалар соңгы минутка кадәр үзләренең осталыкларын һәм холкын исбатладылар. Хоккей турниры җиңүчесе исеме өчен киеренке көрәштә Түбән Әлки һәм Чуаш Кичүе урта мәктәбе командалары көч сынашты. Хәлиткеч уенның нәтиҗәсе-Түбән Әлки авылыннан килгән кунаклар 2:1 исәбе белән җиңү, ә өченче урынны Иске Матак авылы командасы яулады.
Чараның иң күңелле өлеше, әлбәттә, бүләкләү тантанасы булды. Җиңүчеләргә бүләкләрне партиянең җирле бүлеге әзерләгән иде. Көчле алкышлар астында район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лия Мәрдегалләмова җиңүчеләргә бүләкләр һәм грамоталар тапшырды. Шулай ук иң яхшы уенчылар бүләкләнде: иң яхшы капкачы Юманов Вячеслав, иң яхшы һөҗүмче Александров Александр, иң яхшы сакчы Хәмидуллин Фирдүс.