2019 елның 12 гыйнварында, "Театр - күңел көзгесе" смотр конкурсы кысаларында, Иске Матак авылында Чуаш Борнае авыл җирлегенең концерты узды. Үзешчән артистларның чыгышларын тамашачылар бик җылы каршы алды. Сәхнәдән туган телләрендә җырлар, шигырьләр яңгырады. "Раштуа кичәләрен"күрсәткән артистларны көчле алкышлар белән бүләкләделәр.