Укыту-тәрбия учреждениеләрендә балаларны тукландыруны оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә.

2019 елның 14 гыйнвары, дүшәмбе

Район ветеринария берләшмәсе баш табибы Камил Хәйруллин «Меркурий» федераль контроль системасы ничек эшләвен, анда мәктәпләргә җибәрелә торган продукция хәрәкәте ничек чагылыш табуын сөйләде, система белән эшләү тәртибен искәртте. Сөт, ит, йомырка, шулай ук тере терлек, кош-корт кулланучыларга озату ветеринария документлары белән җибәрелә. Продукция алганнан соң, әлеге документларны тәүлек дәвамында "түләп” бетерергә кирәк. Документлар өч ел саклана. Көтелмәгән хәлләр килеп чыкканда, әйтик, ашханәләрдә агулану очрагында, бу документлар сезнең өчен дәлил булырга мөмкин. Мәсәлән, мәктәп укучыларының яки балаларның  табынына кергәнче җитештергән сөтнең нинди юл узуы, "Меркурий” системасында ачык чагыла, – дип аңлатма бирде белгеч.

Ә әлеге система менеджеры Илнар Сәлахов мәгариф учреждениеләренә продукция китерүдә тендер откан тәэмин итүчеләргә куела торган таләпләр турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, мондый һәр товар (ит, балык, йомырка һ.б.) вакуум төргәкләрендә булырга тиеш. Шуның белән бәйле рәвештә, турыдан-туры тәэмин итүчеләр эшчәнлеге белән көн саен очрашучы семинарда катнашучылар , аңа үзләренең дәгъваларын белдерергә ашыктылар. Мәсәлән, балык яки ит төргәкләре еш кына артык зур була, үзләреннән арткан продукцияне ничек сакларга һәм кая куярга? Ни өчен тендер откан тәэмин итүче үз товарларын урынына  китерми? Чөнки продукцияне йөртү өчен мәктәпләрнең финанс мөмкинлекләре дә, транспорт мөмкинлекләре дә юк. Үзләрен борчыган кайбер сорауларга җаваплар бирелде, әмма кайберәүләр ахыргача ачыкланмады.

Аннан соң «Роспотребнадзор» идарәсенең төбәк бүлеге баш белгеч-эксперты Алмас Абзалов укучыларга туклануны оештыруга нинди санитар-эпидемиологик таләпләр куелуы, йогышлы авыруларның нинди төрләре балалар өчен куркыныч тудыруы турында сөйләде. Ул ашханәләрдә эшләүчеләр нинди тикшерүләр узарга тиеш, нинди авырулардан вакцинацияләнергә тиеш, аларның гигиена әзерлеге нинди булырга тиеш һәм башкалар турында җентекләп сөйләде. Алмас Фәйзрахманович балаларны тукландыруда эшләүчеләргә савыт-саба, ашханә һәм кухня биналарын ничек эшкәртелергә кирәклеген искәртте, хәтта кулларны ничек дөрес юарга кирәклеге турында да сөйләде.

Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында икенче яртыеллык башланды. Алда балаларның иң озын өченче чиреге. Ул уңышлы узар, ә ашханәләрдә әзерләнгән ризык балаларның сәламәтлеге өчен бернинди куркыныч та тудырмас, киресенчә, аларны уңышлы уку өчен көч һәм энергия белән баетыр дип ышанасы килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International