Юхмачы авылындагы “Кыңгырау” балалар бакчасына йөрүче сабыйлар өчен май бәйрәмнәре бик күңелле үтте. Безнең балалар бакчасына шәхси эшмәкәрләр Альтурович Василий һәм Евстигнеева Виктория күп төрле матур-матур уенчыклар һәм телевизор бүләк иттеләр.
“Кыңгырау” балалар бакчасы нәниләре мондый бүләкне беренче тапкыр кабул итте. Алар өчен бу бик сөенечле вакыйга булды. Шәхси эшмәкәрләргә алга таба да эшләрендә уңышлар телибез, сабыйларны шундый бүләкләр белән сөендергәннәре өчен чын күңелдән рәхмәтебезне газета аша җиткерәбез. Сезнең кебек мәрхәмәтле һәм ярдәмчел кешеләр күбрәк булсын иде.