Районыбыздагы күп кенә авылларда ел саен зират тирәләре төзекләндерелә, яз-көз айларында зират эчләре чүп-чардан, карт агачлардан арындырыла. Бу эшләр безнең Иске Матак зиратында да ел саен башкарылып килә. Әмма зират тирәсе нык тузган, аны алыштыру өчен авыл җирлеге Советының гына көче җитми. Шуның өчен дә без барлык авыл халкына, читтә, район үзәгендә яшәүче авылдашларга, булышырга теләге булган һәммә кешегә мөрәҗәгать итеп, зират тирәсен койма белән тоту өчен хәлдән килгәнчә акчалата ярдәм итүләрен сорыйбыз. Булышырга теләүчеләр акчаларын “У озера” кибетенә яисә авыл җирлеге советына тапшырсалар да була. Гомер-гомергә мондый эш-гамәлләр халык ярдәме белән башкарылган бит.
Иске Матак авыл җирлеге советы.